четверг, 21 января 2016 г.

Туган телем-татар теле


          
Максат: ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам  итү хисе тәрбияләү.

    Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,
Моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Габдулла Тукайның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары, яхшы гамәлләргә өйрәтүче язылмаган законнар буларак, бөтен тормышыбызның юлдашы ул.
 Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган,, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган татар телем.
    Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм кемнәр генә мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
    Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, туган телем-татар теле.

                   И минем җандай кадерле,
                   И җылы. Тере телем!
                   Кайгылар теле түгел син,
                   Шатлыгым теле бүген.
                   Тик синең ярдәм белән мин,
                   Тик синең сүзләр белән
                   Уйларын йөрәккәемнең
                   Дөньяга әйтә беләм.

         Дөньяда иң матур тел
      Ул минем туган телем.
       Дөньяда иң матур тел
      Ул минем туган телем.

       “Балам”,- диеп туган телдә
           Эндәшә миңа әткәм.
         “Әнкәем”,- дип әниемә
          Мин туган телдә дәшәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
Тәүге кабат аяк басып
Сукмактан киттем йөреп.
Әйттем анам теле белән:
Мин җирдә кеше!-диеп.

Күзләремне ачты минем ,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
 Әткәң-әнкәң телен белсәң ,
Адашмассың кайда да...
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам
Үткәнем, бүгенем белән.
(Барысы бергә)Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем, туган телем,
Рәхмәт сиңа! Туган телем-
Киңдер сиңа күңел түрем.   (Әнием җыры)
                 Туган тел-иң татлы тел,
                  Туган тел-иң тәмле тел.
                  Тәмле дип телең йотма-
                  Туган телне онытма!

                Асыл сүзләреңне, туган телем,
                 Биреп торчы миңа азга гына.
                 Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
                Тик җитәрлек гомер азагыма.

                Синнән алган һәрбер сүземне мин.
                  Күз карасы кебек саклар идем.
                  Ул сүзләрнең затлыларын алып,
                  Дога итеп кенә ятлар идем.

                Халкым теле-хаклык теле.
                 Аннан башка минем илем юк!
                 Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
                 Иле юкның гына теле юк.

                 Туган җирем- Урмаем
                  Һәркемнең бар туган иле.
                  Туган җирем кебек назлы,
                  Җырдай моңлы татар теле.

Татарча да яхшы бел
Урысча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.


Атам-анам, әби-бабам
Мине сөя торган тел.

2 укучы     Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип тә атый.
                               (“Тал бишек” җыры).
  Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигьри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Бары тик ана гына баласына үз телендә изге теләкләрен тели.

        (Сәхнәгә “бала” күтәреп «ана» чыга. Ул бишек җыры җырлый, баласына теләк тели).

                     Әлли-бәлли итәр бу,
                     Йокыларга китәр бу.
                     Бәү-бәү итеп, күз йомып
                     Изрәп кенә китәр бу.
                     Әлли итәр бу бала,
                     Бәлли итәр бу бала,
                     Үз халкына, үз иленә
                     Хезмәт итәр бу бала.

-        нәсел агачын дәвам итүче бул, улым;
-        зирәк, акыллы, тәмле сүзле, шәфкатьле, миһербанлы бул;
-        сау-сәламәт, тәүфыйкьлы, озын гомерле бул, балам;
-        күркәм холык-фигыльле, горур бул, якты маяк булып балкы;
-        мәрхәмәтле бул, балам, олыны олы, кечене кече ит;
-        йомшак күңелле бул, әти-әниеңә сөенечләр китереп яшә!

2 нче өлеш. Татар халкында шундый бер әйтем бар: бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Әйе, бу бигрәк тә мәкальләр турында әйтелгәндер. Укучылар, мәкальләрне ни дәрәҗәдә беләсез шуны сынап карыйк, мәкаль әйтешеп алыйк.
1.   Теле барның ...............................(юлы бар)
2.   Сөйдергән да тел,.................................( биздергән дә тел)
3.   Тырышка табар, ташка..........................(кадак кагар)
4.   Тирлә эшләсәң,.......................................(тәмләп ашарсың)
5.   Ялгыз агачны.....................................(җил сындыра)
6.   Иле барның,.....................................(җире бар)
7.   Ялкаулык хурлык,................................(тырышлык зурлык)
      -    Күңеле турының- теле туры.
      -    Үткен тел- бәхет,
           Озын тел-бәла.
-        Акыллының теле- күңелендә,
     Тиленең акылы- телендә.
-    Ана баланы ике тапкыр тудыра:
     1 кат-тән биреп,
     2 кат-тел биреп.
-    Яхшының сүзе акыл чыгара,
     Яманның теле ачу чыгара.
-    Кулы кычыткан эш бозар,
     Теле кычыткан сүз бозар.
-        Телеңне тыйсаң тыныч булырсың.
-        Кешенең үзенә карама, сүзенә кара.
-        Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,
Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
-        Кеше күрке-йөз,
Йөзнең күрке-күз,
Уйның күрке-тел,
Телнең күрке- сүз.
-        Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
-        Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

“Өченче өлеш: “Булсаң- зирәк, әйт тизрәк!”(табышмаклар чишү)
1.   Кар астында кышлаган,
Тунын яшел тышлаган.(уҗым)
2.   Агач, агач саен ботак, ботак саен оя,
Оя саен күкәй- сигезәр дә тугызар.(борчак)
5.Яшел сабак, эче ак, сабак өстендә табак;
Табагында-кибетләр, кибетләрдә-егетләр.(көнбагыш)
6.Иртән алсу чәчәк ата,
Кич чәчәкләр җиргә ята...
Сабак башы-комлы шар,-
Hәркем яратып ашар.(мәк)
9.Ап-ак булса да кар түгел,
Тәмле булса да .бал түгел.(шикәр)
10.Ак мичкәнең эчендә
Ике төрле сыра бар.(йомырка)
11.Су түгел-сыек,кар түгел ап-ак.(сөт)
12.Минем белән ул адаш:
Мин-яз ае, ә ул-аш.(май)
14.Ялгыз гына ашалмый,
Аннан башка аш бармый.(тоз)
15.Кечкенә генә бер эт, яткан да бөгәрләнеп,
Тешләми дә, өрми дә- өйгә беркем керми дә(йозак)

Бишенче өлеш: “Әкияттә кунакта”
 1.Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, 1-2 уч он белән нәрсә пешереп була?
2. Алтын тарак төшеп калган урын?
3. Әби белән бабайга шалкан тартышкан этнең исеме ничек?
4. Нинди кошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
5. Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә бар?
6. Торна Төлкегә дигән ботканы нәрсәгә салган?
7. Нинди әкияттә әтәчләр сугыша?
8. Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?

  Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
    Югары мәдәниятле булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, һич тә югары мәдәниятле кеше дип әйтеп булмый.


                        Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әни!”-дип,
                        Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әти!”-дип,
                        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
                        Туган телең әле ул булмас.
                        Соң минутта әйтә алсаң:”Әни!”-дип,
                        Соң минутта әйтә алсаң:”Әти!”-дип,
                        Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
                        Туган телең әнә шул булыр.

     Безнең татар теле атналыгына  багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз, ихтирамыгыз өчен рәхмәт!

        Кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамласак, бу бер дә артык булмас.

Комментариев нет:

Отправить комментарий